Мәмәтхуҗада Гаилә көненең тарихы белән таныштылар
Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган танып-белү чарасы үтте.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – Россиядә яңа бәйрәм, ул 8 июльдә билгеләп үтелә, гаиләне һәм никахны яклаучы изге кенәз Петр һәм аның хатыны Февронияне искә алу көненә багышлана.
Чара башында мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова Петр һәм Феврония Муромскийлар турында сөйләде - аларның мәхәббәт тарихы, бу тарихның уникаль булуы. Бу көнне дөньяви бәйрәм итү традициясе кире кайта, хәзерге вакытта никах мәхәббәте һәм гаилә бәхете яклаучылары турында бик азлар гына белә, ә борынгы заманнарда Русьта изге Петр һәм Феврония Муромскийларның гаҗәеп тарихын һәрбер кеше, гаилә белгән. Алефтина Саттарова шулай ук ни өчен аны нәкъ менә 8 июльдә билгеләп үтүне, бу көннең символы ромашка чәчәге булуын һәм әлеге бәйрәмгә кагылышлы тагын бик күп кызыклы мәгълүматлар белән бүлеште.
Балалар мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, үз гаиләләрендәге гореф-гадәтләр турында сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев