Мәмәтхуҗада чишмәне төзекләндерделәр
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада чишмәне төзекләндерделәр

Кешеләрдә чишмәләр аеруча игътибарга һәм яратуга ия. Бу аларның зур һәм кечкенә елгаларга башлангыч бирүләре өчен генә түгел, ә бәлки гаҗәеп, бернәрсә белән дә чагыштырып булмый торган тәмле, чиста, үтә күренмәле су өчен.

Чишмәләрне ярату гасырлар буена, буыннан-буынга күчкән. Ләкин соңгы вакытта кешеләр аларны оныта башлады, гәрчә җир асты суларының торышы бүгенге көндә дә кеше кайгыртуын даими рәвештә таләп итсә дә.

Мәмәтхуҗа авыл мәдәният йорты һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре табигать чыганакларын саклау, халыкның игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклауга җәлеп итү максатыннан чишмәне төзекләндерү буенча “Яшә чишмә, яшә” акциясе уздырдылар. Акциядә катнашучылар чишмә янында тигез, уңайлы һәм куркынычсыз җир булдыру өчен, вак ташларны тигезләделәр, чишмәгә якын килүгә комачаулаган иске, корыган ботакларны һәм чүп-чарны җыештырдылар.

Чараны оештыручылар чишмәгә килүчеләрнең аларның хезмәтләренә хөрмәт белән карауларына һәм чишмә янында чисталык сакларлар дип өметләнәләр.


Нет комментариев