Мәмәтхуҗа балалары көзге апликацияләр ясадылар
Көз – искиткеч вакыт. Ул безгә икмәк, яшелчә һәм җиләк-җимеш уңышы бүләк итә. Көзге яфраклар безне төсле буяулары белән сөендереп, урамны ямьләү элементы гына түгел, ә көзнең кабатланмас уңайлылыгын да өйгә оригиналь әйберләр рәвешендә алып килергә мөмкин.
Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре көз темасына мастер –класс үткәрделәр. Чара вакытында балаларга кәгазь эшләнмәләре һәм көзге коры яфраклар таратылды. Балалар композицияне кәгазьдә дөрес урнаштырырга һәм зурлыгы буенча туры килгән яфракларны сайларга өйрәнделәр, бу исә “күләмле аппликация” булдыруга эстетик зәвык һәм сәнгать күзаллауларын үстерүгә ярдәм итте. Балалар яфракларны кәгазь битләренә таратып, пөхтә итеп җилем-карандаш белән сыладылар, бер-берсенә беркеттеләр. Яфраклардан үз куллары белән ясалган аппликацияләр җылылык, оригинальлек, уңайлылык белән аерылып торган. Нәтиҗәдә күңелле һәм якты көзге аппликация килеп чыкты.
Дәрестән соң балалар истәлеккә үзләренең эшләнмәләре белән фотога төштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев