Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Макыл мәктәбенең укучылары милли бизәкләрнең серләре белән таныштырдылар

Татар-Макыл китапханәсендә узган чара Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында оештырылды.

Китапханәчеләр Мәдинә Хисамова һәм Надежда Першина җирле мәктәп укучылары өчен «Милли бизәк серләре» дип исемләнгән мастер-класс оештырдылар. Аның барышында һәр бизәк һәм орнаментның мәгънәсе һәм төсләре турында сөйләделәр һәм «Туган бизәкләрнең балкышы» күргәзмәсе – инсталляциясе белән таныштырдылар. Күргәзмәдә милли киемнәр, чигү һәм төрле халык орнаментлары белән бизәлгән башка көнкүреш әйберләре тәкъдим ителде.

Алда чарада катнашучыларны Галина Григорьевадан мастер-класс көтә иде, ул укучыларга милли бизәкләр чигү техникасын үзләштерергә ярдәм итте.

 

- Чигелгән сөлгеләр, алъяпкычлар, өстәл эскатерләре һәм оригиналь бизәкләр  белән бизәлгән киемнәр турында сүз күптәннән бөтен дөнья буенча йөри. Чигелгән, киселгән үрнәкләр һәм бизәкләр – һәр халыкның милли горурлыгы. Безнең бурыч - яшь буынны әлеге милли байлык белән таныштыру, моны ничек эшләргә икәнен күрсәтү һәм өйрәтү ,-ди Татар-Макыл китапханәсе мөдире, «Ак калфак» район татар хатын-кызлары иҗтимагый берләшмәсенең җирле филиалы җитәкчесе,  Мәдинә Хисамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ак калфак Мастер-классы татарско-макуловская библиотека

2
X