Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байрак авыл клубында китапханә белән берлектә Әмирхан Еникиның 115 еллыгына багышланган әдәби чара узды

Әмирхан Еникинең иҗат мирасы XX-XXI гасырлардагы татар әдәбиятының һәм мәдәниятенең иң зур байлыгы.

Чарада язучы әсәрләренең китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда Әмирхан Еникинең тормышы һәм иҗаты турында китаплар татар һәм рус телләрендә  куелган иде. Катнашучыларга  язучының тормышы, осталыгы турында һәм тәрҗемәче, сатирик, тәнкыйтьче, публицист, әдәбиятчы буларак  сөйләнелде. Әмирхан Еникинең яшь чагы һәм  гаиләсе белән төшкән фоторәсемнәре тәкъдим ителде. Әмирхан Еникиның кече кызы сөйләгән кызыклы вакыйгалар, гаилә тамырлары турында  мәгълүмат та зур кызыксыну уятты.

Килүчеләр  аның тормышының төрле чорларында иҗат ителгән әсәрләре белән таныштылар. Мәсәлән, "Намус" китабында геройларның рухи дөньясын ача торган әхлакый проблемалар, аларның нинди тормыш юлына ия булулары турында фикер алыштылар. Ә "Матурлык" китабында татар мәдәниятенең һәм гореф-гадәтләренең байлыгын һәм тирәнлеген ачачак кызыклы һәм мавыктыргыч тарихлар тупланган. “Матурлык" әсәре– әни кешенең матурлыгы турында хикәя, анда чәчәк авыруыннан соң йөзе бозылган ананың, баласына соклану, ярату белән караган көләч йөзе сүрәтләнә. Ә менә күпләрнең яраткан "Гөләндәм" китабында, автор татар халкының бөек улы Салих Сәйдәшевнең беренче мәхәббәте тарихын сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев