Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кышкы саф һава чыныктыра

Балаларның саф һавада йөрүе аларның физик үсеше өчен зур әһәмияткә ия.

Саф һава - ул балалар организмын чыныктыруның беренче һәм иң кулай чарасы. Ул аның кышкы тирәлекнең тискәре йогынтысына, бигрәк тә салкын вакытларда авыруларга чыдамлыгын арттыруга ярдәм итә. Ә кышын урамда йөрү - табигать матурлыгын күзәтү өчен уңай вакыт кына түгел, ачык һавада күңел ачу вакыты да.

Түбән Ослан балалар бакчасы балалары урамда йөргәндә күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф ала, өстәвенә, уртак уеннар социаль күнекмәләрне үстерә һәм дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияли. Урамда балалар карлы кыш табигатенә зур соклану белән карадылар, кар бөртекләрен карадылар, кар үзлекләрен белделәр. Малайлар һәм кызлар кар йомарлары тәгәрәттеләр, кар белән уйнадылар, юлларны кардан чистарттылар.

Саф һавада булудан балалар күңелле хис-кичерешләр һәм гаять рәхәтлек алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев