Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Куркынычсызлык каешын эләктерергә онытмагыз

Узган ел Татарстанда куркынычсызлык каешын эләктермәү аркасында республиканың 50 кешесе юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булды.

Әгәр машина йөртүче һәм пассажирлар куркынычсызлык каешын кулланса, ә балалар махсус автокреслоларда йөртелсә, юл-транспорт һәлакәтендә исән калу мөмкинлекләре сизелерлек арта. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә транспортта йөртелә торган балалар хәтта олылар үлә торган аварияләрдә дә исән кала.  Әмма, бу фактларга карамастан, күп кенә ата-аналар балаларны йөртү кагыйдәләрен санга сукмый. Әйтик, узган ел Татарстанда 14 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда ата-аналары йөртү кагыйдәләрен санга сукмау аркасында 17 бала имгәнгән. 2024 елның 29 июлендә Тукай районында булган шундый очракларның берсендә Kia автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм Hyundai автомобиле белән бәрелешкән. Бу бәрелешү нәтиҗәсендә Hyundai автомобиленең алгы пассажир утыргычында булган ике яшьлек бала һәм 55 яшьлек хатын-кыз җәрәхәтләр алган. Баланы махсус балалар тотып тору җайланмасыннан башка йөрткәннәр, ә хатын-кыз аны кулларында тоткан. Моннан тыш, бала да, хатын-кыз да куркынычсызлык каешын эләктермәгәннәр.

Кызганычка каршы, мондый очраклар еш була. Мәсәлән, 2024 елның гыйнварында Татарстанның Саба районында фаҗига булган: Kia һәм "Лада"автомобильләре маңгайга-маңгай бәрелешкән. Бу бәрелеш нәтиҗәсендә бер яшьлек сабый, аның әтисе - машина йөртүче һәм 74 яшьлек пассажир һәлак булган. Баланы балалар креслосында йөрткәннәре ачыкланган, әмма ул беркетелмәгән булган. Калган барлык пассажирлар да куркынычсызлык каешын эләктермәгәннәр.

 Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, куркынычсызлык каешларын һәм балалар автокреслоларын куллану юл-транспорт һәлакәтендә үлем яки җәрәхәт алу ихтималын киметә. Бу статистик мәгълүматлар белән раслана: узган ел Татарстанда 78 юл-транспорт һәлакәтендә, машина йөртүчеләр яки пассажирлар куркынычсызлык каешын кулланмаган очракта 50 кеше һәлак булган һәм тагын 66 кеше җәрәхәтләнгән.

Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов искә төшергәнчә, закон автомобильдәгеләрне куркынычсызлык каешларын кулланырга, ә балаларны махсус автокреслоларда йөртергә мәҗбүр итә. Бу кагыйдәләрне бозу штрафка китерә, әмма иң аянычы - ул кеше гомерен куркыныч астына куярга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев