Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Көзге бәйрәм

Традиция буенча, Түбән Ослан балалар бакчасында көз ел фасылына багышланган бәйрәм чарасы узды.

Балалар өчен көз бәйрәме истә калырлык, шатлыклы, якты, муллык бәйрәме. Көз кайчак күңелсез дип аталса да, балалар агачлардан төшкән төрле төстәге яфракларга чын күңелдән шатланалар.

Балалар көзге бәйрәмне түземсезлек белән көтеп алдылар, аңа әзерләнделәр һәм юкка гына түгел, чөнки ул бик күңелле һәм кызыклы үтте. Балаларга кунакка Көз патшабикәсе килде. Аның белән бергә балалар әйлән-бәйлән әйләнделәр, көз турында җырлар җырладылар, күңелле уеннар уйнадылар, шигырьләр укыдылар. Балалар уеннарда үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр.

Күңел ачу берничә педагогик мәсьәләне хәл итүгә юнәлдерелгән: балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, аңа табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, шулай ук көзнең билгеләрен истә калдыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев