Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кисәтелгән – димәк, коралланган

Кешенең тормышында иң кадерле әйбер – ул аның гомере, - дип язган Николай Алексеевич Островский.

Дөньяга килү һәм яшәү - һәммә кешегә дә бирелә, ә аның нинди булуы үзебездән тора. Без куркынычның кайда сагалавын һәм аның нинди булачагын төгәл белә алмыйбыз. Ләкин, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белгәндә һәм аларны үтәгәндә, без бик күп күңелсезлекләрдән котыла алабыз.  

Халыкның тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгын профилактикалау һәм тәэмин итү максатларында Үзәк район китапханәсе “Хәвеф-хәтәрдән саклану бик мөһим!” дигән мәгълүмати стендын оештырды. 

Стендта тәкъдим ителгән мәгълүмати материаллардан гомеребез өчен шәхси куркынычсызлыкның төп кагыйдәләре белән танышырга, куркыныч химик һәм агулаучы матдәләр кулланып террорчылык актларын башкару куркынычы янаган очракта нишләргә һәм үзеңне төрле экстремаль ситуацияләрдә ничек тотарга икәнлеге турында танышырга мөмкин.

«Кисәтелгән - димәк, коралланган», - ди латин мәкале.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев