Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кесә телефонының зыянын ничек киметергә?

Сәламәтлекне саклау өчен югары осланлыларга берничә файдалы киңәш.

Телефонны колак тирәсенә  китергәнче, шалтыратучы белән элемтә тоташканны көтегез. Абонентны чакырган вакыт - нурланышның иң югары ноктасы.

Телефонны кесәдә йөртергә ярамый, сумкага салырга тырышыгыз. Көтү режимында да челтәрдәге мәгълүмат алмашы дәвам итә.

Мөмкинлек булса, гарнитуралар һәм "буш кул"  системаларыннан файдаланыгыз. Алар кесә телефонын баштан ераграк  тотып аралашу мөмкинлеге бирә.

Йөкле вакытта һәм табиблар кисәткәндә, кесә телефонын куллануны мөмкин кадәр чикләргә кирәк.

Телефоннан сөйләшкәндә, металл кысалы күзлекне салырга кирәк. Чөнки ул башның аерым өлешләренә электр-магнит кыры интенсивлыгын арттыра ала.

Телефоннан ябык биналарда (лифт, машина, поезд, гараж) сөйләшмәскә  тырышыгыз. Металл экран радиоэлемтә сигналларын киметә, нәтиҗәдә кесә телефоны көчәнешне тагын да арттыра.

Кесә телефонын яшен вакытында куллану тыела. Эшләп торган телефон яшенне үзенә тарта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр