Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кайнаналы, кайнаталы тормыш - бәрәкәтле тормыш

Бүгенге тормышыма бик риза, бернәрсәгә дә зарланмыйм.

Килен-кайнана темасы, мәңгелек инде ул. Ике анадан туган балаларның бер җан булып яши башлавы, килен-кайнана төшенчәсенә барып тоташа. Бергә яши башлаганчы ук кайнанасы турында уйлый башлаган, кайнанасы буласын белгәч, егетен ташлаган кызлар барлыгы да сер түгел. Ләкин бу очрак минем язма героена кагылмый.

Чын татар, чын мөселман хатыны нинди була дип сорасагыз, мин, Тәзкирә кебек була дип әйтер идем. Аларның гаиләсе тыйнак, сабыр, районда күпләргә үрнәк гаилә.

Тәзкирә Шамил кызы Гыйлметдинова күрше Кайбыч районы, Салтыган авылында  өч балалы гаиләдә туып үсә. Әти-әниләре гади колхозчылар. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Яшел Үзән медицина училищесына укырга керә. Училище тәмамлап 1987 елда юллама белән Югары Ослан районына эшкә килә. Эш юлын ул Октябрьский поселогында медпункта башлап җибәрә. Кызның сөйкемлелеге, эшчәнлеге, тыйнаклыгы Разых Гыйлметдиновны җәлеп итә. 1989 елда алар өйләнешеп, парлы тормышларын Югары Осланда төп йортта кайнана, кайната белән башлап җибәрәләр. Разых дүрт балалы гаиләдә үскән. Алар бергәләп йорт салып чыгалар. Күпләп хайваннар тоталар, бакчалар үстерәләр.

Югары Осланга кияүгә чыккач Тәзкирә Үзәк хастаханәдә эшли башлый, хәзерге көндә дә хезмәтен участок шәфкать туташы булып дәвам итә. Эшен күп кенә Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәяләгәннәр.

Гаиләдә өч малай туа: Раиль, Фаиль, көттереп кенә Раниль. Бугенге көндә Тәзкирә үзе ике килененә кайнана, ике оныгына яраткан дәүәни. Ике улы гаиләләре белән Казан шәһәрендә яшиләр, кече улы Раниль бүгенге көндә техникумда укый.

-30 ел кайнана, кайната белән яшәү дәверендә килешеп, аңлашып, бер-беребезне ишетеп, тату яшәдек. Сүз чыгарып, каршы әйтешеп яшәмәдек. Балалар үстергәндә дә алар беренче ярдәмчеләр булдылар. Балалар хезмәттә үстеләр, бергә үстерү бик кыен булмады. Олылары кечкенәләрне карашты. Барлык эшләрне дә бергә эшләдек, –ди ул тыйнак кына елмаеп.

Бүгенге көндә кайнана да, кайната да вафат, аларны кадер-хөрмәттә тәрбияләп, соңгы юлга озатканнар.

-Бүгенге тормышымнан бик риза, бернәрсәгә дә зарланмыйм. Ирем белән килешеп яшибез. Балаларым әйбәт, ике киленем үземнең кызларым кебек. Ике оныгымны сөеп туялмыйм. Абый-апаларым исән-сау. Иремнең туганнары белән дә дус-тату. Каенсеңелләрем белән бер беребезне сагынышып күрешәбез. Эшемдә дә хөрмәт итәләр, – дип бүгенге тормышына шөкер итә Тәзкирә Шамил кызы.

Казан шәһәренең имамы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин әйтүенчә, кайнана белән бергә торган киленнәргә орден бирергә кирәк. Хәзер киленнәрнең кайнана белән яшәп ятасылары килми. Ул шулай ук  татар мәкален дә искә төшереп үтә «киленең яхшы булса – кызлы булдың, киленең яман булса, улсыз калдың». Ә Тәзкирә һәм Разых Гыйлметдиновлар гаиләсе мисалында Тәзкирәне кайнанасы 30 елдан артык кызы кебек кабул итеп яшәгән, шулай булмаганда иренең туганнары белән дә, ә кайнанасы мисалында, үзенең киленнәре белән дә дус тату булып яшәү үрнәге була алмас иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афэрин сезгэ, Тэзкирэ Ханым!!!! Сез хормяткя генэ лаек Кеше!!!