“Каенкай”да юл билгеләре уйлап таптылар
Юл билгеләре булмаган заманча юлларны күз алдына китерүе кыен, алар хәрәкәтне көйләргә ярдәм итә, юлның торышы турында хәбәр итә, куркыныч янавы турында кисәтә.
Һәм, гәрчә, юл билгеләре бик күп булса да, шулай да "Юллар әлифбасында" чагылдырылмаган очраклар һәм куркынычлар бар.
Куркынычсызлык нигезләрен һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау кысаларында әзерлек төркеме балаларына "Булмаган юл билгесен" уйлап табу һәм ясау бурычы бирелде.
Балалар әти-әниләре белән бергәләп биремгә иҗади килделәр. Балалар бик күп яңа һәм кызыклы билгеләр тәкъдим иттеләр. Алар хәрәкәт иткәндә телефоннан сөйләшүне, табигатьне чүпләүне һәм һәлак итүне тыючы билгеләр ясадылар.
Иң оригинальләре "Мәхәббәткә юл бир" һәм "Игътибар, шат мәчеләр" билгеләре булды. Аннары балалар яңа юл билгеләре куелган таҗ яфракларыннан тәрбиячеләр белән бергәләп "Юл - тормыш символы" дигән чәчәк ясадылар.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бу эш юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында тагын бер кат искә төшерергә ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев