Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кадер-хөрмәттә яшим

Тормыш юлымда яхшы кешеләр генә очрады.

Аның белән очрашып сөйләшкәннән соң күңелгә тынычлык иңә, якты хисләр барлыкка килә. Йөзеннән нур, яктылык бөркелеп тора аның. Җор телле, шат күңелле, киң карашлы, замана белән бергә атлаучы рәхәт кеше булып чыкты Зәйнәп Зариф кызы Төхвәтуллина. Бу елның февраль аенда 85 яшен тутырган ул.

Зәйнәп апа Кама Тамагы районы Кече Салтык авылында туып үскән. Әтисе “Ирек” колхозы председателе, әнисе гади колхозчы. Кече Салтык, Олы Салтык, Олы Карамалы авылларында укып 10 класс белем ала. Мәктәптән соң колхозда бухгалтер булып эшли башлый. Шул ук вакытта Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында читтән торып укый. Үткенлеген, җаваплылыгын күреп авыл Советына депутат итеп сайлыйлар, 8 ел авыл Советы секретаре булып хезмәт куя Зәйнәп апа.

Ире Минзариф белән 1960 елда өйләнешәләр. Аның турындагы хәтирәләрне ул җылы хисләр белән искә ала. “Без Минзариф белән кара-каршы йортларда үстек. Туганнан очрашып йөрдек дияргә була.(көлә) Әниләребез дуслар иде. Мәктәптә бер партада утырдык. Математикадан бик көчле булды, өй эшләрен беркемгә дә бирмичә миңа гына күчерттерә иде. Җәйләрен бергәләп сыер сакладык. Ирем бик әйбәт кеше иде, кечкенәдән алып гомер буена мине саклап, яклап яшәде”,- ди ул вакытларны искә төшереп Зәйнәп апа.

Бер- бер артлы балалар- Хәтирә, Марат, Ирек туалар. Бүгенге көндә барысы да тормышлы, өчесенә 10 бала үстерәләр, алардан инде җиде оныкчык туган.

1974 елда Минзариф һәм Зәйнәп Төхвәтуллиннар Югары Осланга күченеп киләләр, сәүдә системасында эшли башлыйлар. Зәйнәп апа башта кибеттә, аннары экономист, ә Минзариф абый машина йөртүче булып хезмәт куялар.

“Хезмәтемне бик яратып башкардым. Тормыш юлымда һәм эшемдә яхшы кешеләр генә очрады. Җитәкчеләрем белән дә килешеп эшләдем. Аеруча Рафик Калимулла улы Әхмәтшинга хөрмәтем бик зур, бүгенге көнгә хәтле аңа рәхмәтлемен. Эшләгәнемне күрә белделәр. Путевкалар бирә иделәр. Гади авыл кызы төрле шәһәрләр күрдем, Өфе, Таллин, Минск, Т.Новгород, Мәскәү шәһәрләрендә булдым. Хәтта мавзолейда Ленин бабайны да күрдем”, - ди ул истәлекләргә бирелеп.

1994 елда лаеклы ялга чыккач, туган якларына кайталар алар, бакчалар үстереп, җиләк-җимешләр җыеп, үзләрен дә, балаларны да яшелчә, бакча җимешләре белән тәэмин итәләр.

55 ел бергә яшәгәннән соң Минзариф абый йөргән җиреннән кисәк кенә вафат була.

Бүгенге көндә Зәйнәп апа улы Ирек, килене Гөлфинә гаиләсендә яши. Күз-колак булып, йорт эшләрендә булышып, озатып, каршы ала аларны. Якында гына кызы Хәтирә һәм улы Марат гаиләләре белән яшиләр. “Хәзерге тормышымнан бик кәнагатъ. Балаларым, киленнәрем, киявем бик әйбәт. Кадер-хөрмәттә яшим. Балалар, оныклар шалтыратып, килеп хәлләремне, исәнлек-саулыгымны белешеп торалар. Әле алар белән Кара диңгезләргә сәяхәт кылам, соңгы елларда Геленджик, Краснодар, Новороссийск шәһәрләрен күрдем, Кырымда булдым”,- ди тыйнак кына елмаеп.

Зәйнәп апа бүгенге көндәге илдәге вәзгыять белән хәбәрдәр, көндәлек яңалыклар белән кызыксынып яши, газета-журналлар,  китаплар укый, догалар өйрәнә, хәтере бик яхшы. Үзе әйтмешли “хоббие” бар, матур тышлы калын дәфтәрендә аның 300гә якын такмаклар бар, көндә ул җыентыкны тулыландырып тора, кирәк икән җырлап та бирә.

Зәйнәп апаны узган 85 яшьлек юбилее белән котлыйбыз, озын гомер, исәнлек-саулык телибез.

Аның белән 90 яшьлек юбилеенда очрашырга сүз куешып аерылыштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев