Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланның “Кояшкай” балалар бакчасында «Үлемсез полк» йөреше үткәрелде

Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында “Үлемсез полк” патриотик акциясе ел саен үткәрелә.

Быел да Югары Ослан “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр “Үлемсез полк” акциясендә катнашты. 

Акция кысаларында бакчада тәрбияләнүчеләр әти-әниләре белән берлектә үзләренең туганнарының - Бөек Ватан сугышында катнашучы әби-бабайларының  портретларын, чын Геройларның батырлыклары турында транспарантлар һәм хәтер символлары әзерләделәр.

Шуннан соң “Үлемсез полк” йөреше узды: тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр колоннасы Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларның портретлары белән спорт залында үттеләр.

 "Без ышанабыз, безнең тәрбияләнүчеләрнең Бөек Ватан сугышына ничек карарга һәм аны ни өчен истә тотарга дигән сорау тумаячак. Бу куркыныч сугышта Җиңү яулаган ата-бабаларыбызны искә төшергәндә, без һәр баланың шәхесенә, безнең арттан килүче яңа буыннарга ныклы нигез салырга тырышачакбыз», - дип билгеләп үтте балалар бакчасы мөдире урынбасары Светлана Ширяева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев