Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланда студентлар белән очрашу узды

Чара рәсми булмаган мөхиттә узды һәм катнашучыларның район башлыгына сорау бирү мөмкинлеге дә булды. Очрашу Яшьләр клубында узды.

 Чара ике өлештән торды. Беренче өлештә яшүсмерләр дүрт юнәлеш буенча эшләделәр: спорт, мәдәният, яшьләр сәясәте, социаль өлкә. Ике төркемгә бүленеп, алар үзләренең  район өчен нәрсә эшләүләрен һәм "Син нәрсә эшләргә телисең?" темасына проектны ничек язарга икәнлеге турында фикер алыштылар. 

Яшьләргә ярдәмгә остазлар килде: социаль өлкә буенча - башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алеева Ирина, мәгариф буенча киңәшче Банникова Антонина, мәдәният буенча - мәдәният бүлеге җитәкчесе Елисеева Анна, спорт буенча - Федотов Александр, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе, яшьләр сәясәте буенча - Югары Ослан  яшьләр клубы директоры Яковлев Леонтий һәм "Алдынгылар хәрәкәте" җирле бүлекчәсе рәисе Макаров Артем. 

Чараның икенче өлешендә район башлыгы Марат Зиатдинов катнашты.  Яшьләр үзләрен борчыган сорауларны бирделәр, очрашуның беренче яртысында эшләнгән социаль проектларны һәм инициативаларны гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәрен әйттеләр.

 Очрашу азагында барлык катнашучыылар мондый чараларны ешрак оештырырга кирәк, дигән фикергә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев