Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланда “Балаларны мәктәпкә җыябыз” акциясе узды

Акцияне “Островок надежды” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре үткәрде. Социаль күзәтүдә булган гаиләләрнең һәм ялгыз әтиләрнең балалары мәктәп портфельләре һәм канцтоварлар алдылар.

- Гаиләләргә мәктәпкә балаларны  иганәчелек ярдәме белән җыярга ярдәм итүче коллективлар: Югары Ослан прокуратурасы, район суды, җәмәгать судының 1 нче суд участогы, шулай ук битараф булмаган хәйриячеләр Антонина Севастьянова, Айдар Шәрәфетдинов, Мария Белова, - ди “Островок надежды” халыкка һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина. 

Балаларга  район мәдәният йорты режиссер-куючысы Ксения Анохина  портфельләр тапкырганчы алар өчен төрле актив уеннар һәм конкурслар оештырды. Барысы да рәхәтләнеп аларда катнаштылар. Бәйрәмгә район прокуроры Василий Егоров һәм судья Вәкил Мөхәммәтгалиев килде. Василий Иванович һәм Вакил Нуртдин улы укучыларны киләсе уку елы башлану белән котладылар, укуларында уңышлар теләделәр. Шулай ук алар алга таба да әлеге акциягә ярдәм итәчәкләрен ышандырдылар һәм оештыручыларга мөһим, кирәкле һәм файдалы эш белән шөгыльләнүләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Аннары 32 балага   портфельләр тапшырылды, 6 гаиләдә 11 баланы   әтиләре генә тәрбияли һәм  21 бала тәрбияләүче 12 гаилә социаль күзәтүдә санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев