Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланда “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы утырышы узды

Әлеге утырышта ел дәвамында эшләгән эшләргә нәтиҗәләр ясалды һәм яңа елга планнар каралды.

Узган сишәмбедә Югары Осландагы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы чираттагы утырышын уздырды.

Чарада оешманың район филиаллары җитәкчеләре катнашты. Очрашуда «Салихҗан» мәчетенең остазы Хәния ханым Гафиатуллина, Бөтендөнья татар конгрессының район җирле оешмасы рәисе Гөлгенә Дәүләтшина, «Бердәм Россия» партиясенең Югары Ослан җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Фәридә Янтыкова һәм район «Ак калфак» татар хатын кызлары оешмасы җитәкчесе Әлфия Минхаҗева белән бергә хәзерге заман проблемалары, игътибар үзәгендә торган төрле мәсьәләләр буенча фикер алышынды, ел дәвамында үткәрелгән чараларга бәя бирелде.  Киләчәктә гореф-гадәтләребезне торгызуга, татар телен саклап калуга, гаилә кыйммәтләрен күтәрүгә, татар хатын-кызның ролен үстерүгә кагылышлы планнар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: заседание Ак калфак