Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны Яңа ел белән котладылар

Күп еллар дәвамында районның социаль хезмәткәрләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны массакүләм чараларга йөри алмау сәбәпле төрле бәйрәмнәр белән өйләренә килеп котлыйлар.

Яңа ел алдыннан “Островок надежды” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, Кыш Бабай һәм Кар кызы булып киенеп, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, аларга үзләре хыялланган бүләкләр бүләк иттеләр. 

 - Сәламәтлекләре буенча бу балалар мәктәпкә һәм массакүләм чараларга йөри алмыйлар, әмма бәйрәмне бик көтәләр, - дип сөйли гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина. - Һәм без хезмәттәшләребез белән әкият геройлары костюмнарына киенеп, балаларга "өйдә күңелле бәйрәм" оештырырга тырышабыз - безнең акция нәкъ шулай атала.  

Сафиуллина сүзләренә караганда, әлеге технология кысаларында өйләренә килеп котлауны социаль хезмәткәрләр  Балаларны яклау көнендә, Белем көнендә, инвалидлар декадасында, Яңа елга, әлбәттә, туган көндә оештыралар.

Китап-энциклопедия, лего, тюбинг, плед, уенчык ноутбук, музыкаль уенчыклар үз хуҗаларын тапты. Балаларның Кыш бабай бүләкләренә чиксез шатланулары йөзләренең балкып, күзләренең янып торуыннан күрергә була иде.

Балалар һәм аларның ата-аналары бәйрәмне оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев