Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Җиңү көне белән!

Ташевка, Бакча Сарай авылында Җиңү көненә багышланган митинглар узды

Мәдәният хезмәткәрләре Асия Файзулова, Гөлназ Фаттахова, Сания Салимуллина Ташевка авылында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы митинг уздырдылар. Район җитәкчелеге исеменнән бәйрәм белән баш архитектор Зәкиулла Минхаҗев котлады. Котлауларга шулай ук Вахит  авылы җирлеге башлыгы Фәрит Кәримов, Бөек Ватан сугышы ветераны кызы Анастасия Манаева, хөрмәтле авылдашлары Михаил Ларин да кушылды.

Митингта катнашучылар Фәнил Җиганшин белән бергә “Катюша” җырын башкардылар. Александр Павлов “Хәтер” (“Помним”) шигырен сөйләде.

Яу кырында калган, илебез иминлеге өчен гомерләрен биргән авылдашларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Килгән һәрбер кешене Җиңү боткасы белән сыйладылар.

Шундый ук чара мәдәният хезмәткәрләре, районның баш архитекторы Зәкиулла Минхаҗев, авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кәримов катнашында Бакча Сарай авылында да үтте. Бакча Сарай халкын район Советы депутаты Асия Файзулова, Матюшино урта мәктәбе җитәкчесе Римма Шарафеева, авылдашлары Шәүкәт Зәләлетдинов та котлады.

Матюшино мәктәбе укучылары башкаруында патриотик шигырьләр , җырлар яңгырады.

Чара  бер минутлык тынлык, һәйкәлгә чәчәкләр кую белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев