Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Яңа Юлда “Дуслык күпере” бәйрәме гөрләде

2025 елның 12 июлендә Яңа Юл авылы халкы үзенчәлекле бәйрәм - Авыл көнен билгеләп үтте. Авыл көне – авылдашларның һәм кайткан кунакларның һәрвакыт көтеп алынган якты һәм матур тантанасы ул.

Иртәдән үк авыл клубының бәйрәмчә бизәлгән мәйданында тантанага килүчеләрне сәүдә рәтләре, шашлык, файдалы үләннәрдән хуш исле чәй, төрле кайнатмалар белән коймак каршы алды. Оештыручылар балаларны да онытмадылар: аларга татлы мамык, попкорм, хотдоглардан авыз итү мөмкинлеге бирелде.

Бәйрәмне Югары Ослан районының "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы рәисе урынбасары Нәзилә Биктаһирова ачып җибәрде, кунакларны район җитәкчелеге исеменнән әлеге бәйрәм белән котлады һәм татар мәдәниятен саклауга керткән өлеше өчен Татарстан Республикасының "Ак калфак" төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Кәдрия Идрисова исеменнән Яңа Юл авылы мәдәният йорты мөдире Сәрия Ефимовага Рәхмәт хаты тапшырды.

 Тантаналы өлештә авылның мәдәни һәм иҗтимагый тормышында катнашучы волонтерларны, актив авылдашларны билгеләп үттеләр.

Бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте. Традиция буенча барлык чакырылган кунаклар мәйдан уртасына ипровизацияләнгән күпер аша гармунга кушылып җырлап үттеләр.

Чара җыр-моңга бай булды, анда Казан үзешчәннәре: Әнәс Хаҗиев, Казан шәһәренең Яшьлек мәдәният йорты каршындагы "Моң чишмәсе" вокаль төркеме, Яшел Үзән районының Олы Карагуҗа мәдәният йортының "Ядкәр" вокаль коллективы, Кама Тамагы районыннан Ләлә Мотыйгуллина һәм Югары Ослан мәдәният йортының “Иделкәй” халык төркеме үзләренең җырлары белән бәйрәм рухы бүләк итте.

Яңа Юл авылы көне чын бердәмлек бәйрәменә әверелде, анда һәр кунак һәм яшәүче үзенең кече Ватанының җылысын һәм бердәмлеген тойды.

Бу көн һәрбер олысында, кечесендә озакка истә калачак, чөнки шатлык һәм хатирәләр белән тулы мондый мизгелләр, ерак араларга һәм тиз үтүчән вакытка карамастан, кешеләрне берләштерә, туганлык җепләрен ныгыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев