Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Ямбулатово авылында яшәүчеләр Сулица ярларыннан чүп-чар җыеп, «Россия суы» экоакциясен хуплады

Мәдәният хезмәткәрләре «Экоколь» клубы әгъзалары белән берлектә экологик акциягә чүп-чар капчыклары белән коралланып чыктылар.

«Россия суы» экологик акциясе - мөһим вакыйга, ул гамәли чаралар ярдәмендә халыкның көндәлек экологик культурасын үстерүгә һәм формалаштыруга ярдәм итә. Ул халыкның экологик белемен күтәрү, табигатькә һәм аның байлыкларына  хөрмәт белән карау максатында уздырыла.

Акциягә ярдәм йөзеннән Ямбулато авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре “Экоколь” табигать сөючеләр клубында катнашучылар белән “Сулица” елгасы ярына юнәлделәр, аны төрле көнкүреш чүп-чарыннан: шешәләр, пакетлар, чүпрәкләр, кәгазь һ.б.дан чистарттылар. Балалар һәм мәдәният хезмәткәрләре уртак тырышлык белән күпер территориясен тәртипкә китерделәр, шулай ук куаклар һәм агачлар тирәсеннән дә чүп-чарны җыйдылар. Тәртип урнаштырып, акциядә катнашучылар яшел чирәмлектә ял иттеләр: «Экологик викторина» сорауларына җавап бирделәр, табышмакларга җаваплар таптылар,  хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Соңыннан  дару үләннәрен җыйдылар,  керпеләр белән дә очраштылар, шулай ук зур кырмыска оясына тап булдылар.

«Экоколь” клубы балалары әйләнә-тирә мохиткә ничек җаваплы карарга кирәклеген исбатлады! 

“Россия суы” бөтенроссия акциясе “Экология” милли проектының “Уникаль су объектларын саклау” федераль проекты кысаларында бөтен ил буенча уздырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев