Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Һөнәрләр дөньясы

Кызыл Байрак авыл китапханәсендә «Һөнәрләр дөньясы» дигән танып белү сәгате уздырылды.

Аның максаты-балаларның төрле һөнәрләр дөньясы турында күзаллауларын киңәйтү, төрле һөнәр ияләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, һөнәрләргә кызыксыну формалаштыру.

Бу көнне балалар белән һөнәрнең нәрсә икәнлеге һәм үз эшенең остасы булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләштеләр. Хәзерге дөньяда сирәк очрый торган борынгы һөнәрләр турында фикер алыштылар, мәсәлән, тимерче яки ат караучы. Күптән түгел генә барлыкка килгән заманча, хәзерге вакытта иң кирәкле дип саналган һөнәрләр турында сөйләштеләр.

Һөнәрләр дөньясы күптөрле һәм үзгә, ә һөнәр сайлау үзеннән-үзе яки очраклы булырга тиеш түгел дигән нәтиҗәгә килделәр.

Чара барышында китапханәче балалар белән хезмәт һәм төрле һөнәр ияләре турында мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, «һөнәрне чамала» уенын уйнадылар, табышмакларны чиштеләр һәм бу темага шигырьләр укыдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев