Гимназия укучылары зооволонтерлар белән очрашты
«Яшьләр һәм балалар «милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасында «ЭКОяз-2025» масштаблы экологик конкурсы старт алды, «Экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән бу марафон 1 апрельдән 26 майга кадәр дәвам итәчәк. Анда Югары Осланның Н.Ш.Зиннуров исемендәге гимназиясенең 1 нче сыйныф укучылары катнаша.
Марафонның җиденче атнасы башланды һәм ул “Хайваннарны кайгырту” («ЗооЗабота») дип атала.
Әлеге проект кысаларында 1 нче сыйныф укучылары зооволонтерлар белән очраштылар. Бу очрашуга балалар шулай ук үзләренең дусларын да чакырдылар. Волонтерлар беренче сыйныф укучыларына йорт хайваннарын ничек карарга кирәклеге, йортсыз хайваннарга нинди ярдәм күрсәтү мөмкинлеген һәм үз эшләре турында эчтәлекле ролик, кызыклы хикәя әзерләделәр. Мавыктыргыч әңгәмә волонтерлар һәм балалар арасында актив диалогка әверелде. Укучылар үзләре күргән йортсыз хайваннар һәм аларга ничек ярдәм иткәннәре турында дәртләнеп сөйләделәр.
Шулай ук зооволонтерлар бик күп хайваннар асраучы кешеләр белән таныштырдылар. Яхшы күңелле кешеләр карамагында булган хайваннар һәрвакыт ашауга, җылылыкка, назга мохтаҗ. Балалар хайваннарга нәрсә кирәклеге, аларга ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында күп кенә сораулар бирделәр.
Әңгәмәнең мөһим өлеше агрессив этләр белән үзеңне ничек тотарга кирәклеге турындагы кагыйдәләр булды. Ни өчен алардан качарга һәм аларга кычкырырга яраманлыгы турында кисәттеләр.
Әңгәмә ахырында Югары Ослан волонтерлары Костина Анна һәм Сабитова Елизавета укучыларга балаларның һәм аларның ата-аналарының хайваннарга нинди ярдәм күрсәтә алуын аңлаттылар.
Зооволонтерлар белән җанлы очрашу беренче сыйныф укучыларына гына түгел, сыйныф җитәкчеләренә дә зур тәэсир ясады. Балалар «волонтер»ның кем булуын һәм аның миссиясенең никадәр мөһим булуын аңладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев