Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Гимназия укучылары #БумБатл да катнаштылар

“Социаль активлык” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Н.Зиннуров исемендәге Югары Ослан гимназиясе укучылары макулатура җыю буенча бөтенроссия акциясендә катнаштылар

 #БумБатл - үсеп килүче буынны һәм тулаем халыкны киләчәктә эшкәртү өчен макулатура, калдыкларны аерым җыюны һәм аңлы куллануны популярлаштыру максатыннан оештырылган акция.

Урманнарны кәгазьне икенчел эшкәрткәндә генә сакларга мөмкин. Педагоглар, ата-аналар һәм балалар бик зур теләк белән урманнарны коткару буенча экологик челленджда катнаштылар. Экология акциясенә иң беренчеләрдән булып башлангыч мәктәп укучылары кушылды. Яшь булуларына карамастан, табигатьне саклауга үз өлешен һәр кеше кертә алуына балалар чын күңелдән ышаналар.

Гимназия җитәкчелеге акциядә актив катнашкан ата-аналарга һәм гимназистларга олы рәхмәтләрен җиткерә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев