Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Гали хәзрәт Җиһаншин: «МХОда катнашучыларга ярдәм йөзеннән 528.205 сум акча җыелды»

Изге Рамазан айларында районыбыз имамы Гали хәзрәт Җиһаншин белән очрашып мөхтәсибәт тарафыннан 2023 елда эшләнелгән эшләр һәм алда торган планнар турында сөйләштек. Укучыларыбыз белән Гали хәзрәт киң кырлы мәгълүмат белән бүлеште.

Мөхтәсибәттә бүгенге көндә 12 мәхәллә, шул исәптән ике мәхәллә Брек һәм Яңа Болгар авылларында төзелә торган мәчетләрдә һәм ике гыйбадәт кылу бүлмәсе бар. Мөхтасибәт имамнарның, абыстайларның айлык җыелышларын, район мәхәлләләрендә күчмә җыелышлар оештыра.

Югары Ослан районында мөхтәсибәт эше нигездә биш юнәлештә уздырыла: 1. Укыту-белем бирү эше; 2. Яшьләр белән эшләү; 3. Хатын-кызлар - мөселманнар белән эшләү; 4. Социаль - хәйрия эше; 5. Хаҗга баруны оештыру эше 

Уку-белем бирү эше

Имамнарның һәм мөгаллимнәрнең квалификация дәрәҗәсен күтәрү буенча эш алып барыла, имамнар Россия ислам институты каршында курсларда квалификацияләрен күтәрделәр. 12 имамның 10сы дини югары белемле. Җылылык техникасы һәм газ җиһазлары буенча укыту оештырылды. Ел саен Ю.Ослан, Тат.Макылы, Яр Морквашы мәчетләрендә курслар оештырыла. Югары Ослан мәчетендә дәресләр өч төркемдә үткәрелде, ә Татар Макылы һәм Яр Морквашы мәчетләрендә ике төркемдә. Каникул вакытында мәктәп яшендәге балалар белән җәйге һәм кышкы мөселман сәламәтләндерү курсларында әхлакый темаларга әңгәмәләр үткәрелә, алар изге китаптан сүрәләр ятлыйлар, Коръән укырга өйрәнәләр.  Курслар “Балалар Сабантуе” белән тәмамлана.

Яшьләр белән эшләү

Яшьләргә ярдәм итә торган төрле чаралар оештырыла. Район мөхтәсибәте “Нурлы Рамазан” бәйгесендә катнашып “Салихҗан” мәчете Сертификат алды. Район  мөселман яшьләре арасында мөхтәсибәт призына өстәл теннисы һәм чаңгы ярышлары буенча турнирлар үткәрелде. Мәчет территорияләрендә  һәм зиратларда төзекләндерү буенча өмәләр үткәрелә.

Хатын-кызлар - мөселманнар белән эшләү

Мөхтәсибәткә тулы эш алып барырга хатын-кызларыбыз да ярдәм итә. “Ак калфак”, “Район Мөселманнары берлеге”, “Татар конгрессы” оешмаларының һәм җитәкчеләренең ярдәмнәре зур.  Бәйрәмнәр, фестивальләр, татар телен саклау, гореф-гадәтләрен өйрәнү буенча конференцияләр, балаларда һәм яшьләрдә толерантлык, патриотизм тәрбияләү буенча күп эшләр алып барыла. Алар дини бәйрәмнәр үткәрүдә ярдәм итәләр. Мәчетләребезне, аның әйләнә-тирәсен чиста, матур тоту өчен тырышалар. МХОга җылы киемнәр, азык-төлек җибәргәндә ярдәмнәре зур булды.

Социаль - хәйрия эше

Бу - ирекле иганә җыюны оештыру- зәкәт, гошер сәдакасы, фитыр сәдакасы, фидия сәдакасы җыю, шулай ук аларны мохтаҗларга бүлү. Ю.Ослан авылы үзәк мәчетендә 174.000 сум акча җыелып тапшырылды: Коръән хафизы әзерләү үзәге шәкертләренә - 35.000 сум, ДЦП белән авыручыларга - 104.000 сум,  ятимнәргә - 35.000 сум. Сентябрь-октябрь айларында гошер сәдакасы- яшелчә һәм бәрәңге җыю оештырылды, Югары Ослан өлкәннәр интернат-йортына, Ю.Ослан һәм Печище авылларында мохтаҗ ялгыз пенсионерларга тапшырылды.

МХОда катнашучыларга ярдәм йөзеннән 528.205 сум акча җыелды, шул исәптән аларның гаиләләренә 35.000 сум. Җылы кием-салым, азык-төлек продуктлары, шәхси гигиена предметлары җибәрүдә өлеш керттек. Фәләстиндәге Газа Секторы мөселманнарына гуманитар ярдәм йөзеннән 300.000 сум акча җыелды. Шулай ук Курган өлкәсендә янгыннан зыян күрүчеләргә  акча җыю оештырылды. 

Ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә катнашабыз. Һәр елны мөхтәсибәт Өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Район масштабында Ифтар мәҗлесләре һәм Корбан бәйрәме үткәрелә. Агымдагы елда «Керамика» кирпеч заводы җитәкчелеге ярдәме белән Ю.Ослан мәчете территориясендә төзелә торган мәдрәсәгә фундамент салынды, кирпеч китерелде.

Район җитәкчелеге һәм мөселманнарның Диния нәзарәте ярдәме белән мәктәпләрдә Хәләл ризык ашату оештырылды.

Күп кенә авыл җирлекләре башлыклары хәзрәтләр белән бергә эшлиләр, мәчет янындагы территорияне һәм урыннардагы зиратларны төзекләндерү буенча, җир кишәрлеге һәм мәчет биналарын документлаштыру буенча ярдәм итәләр. Бүгенге көндә Ключищи, Бакчасарай, Шеланга авылы мәчетләре документларын рәсмиләштерү буенча сораулар бар. Урыннарда җитәкчеләр хәзрәт-имамнар белән ешрак очрашып, проблемаларны тыңласын иде;- газ, электр өчен түләү, газны сезонлы тоташтыру буенча, куркынычсызлык һәм күзәтчелек органнарының таләпләрен үтәү, янгынга каршы бинаны тәэмин итү. Җирлектщге фермерлардан, бизнесменнардан да ярдәм көтәбез.

Безгә дини объектларның адресларын төзәтергә һәм ФИАСка кертергә кирәк. Кызыл Байрак, Брек, Яңа Болгар, Яр Морквашы авылы мәчетләрен теркәүдә кыенлыклар бар.

Хаҗга баруны оештыру эше

Бу эш хаҗга башкаруны пропагандалаудан һәм өйрәтүдән гыйбарәт. 2023 елда мөхтәсибәт аша 36 кеше кече хаҗ - Гомрә кылды. 

Мөхтәсибәттә дини экстремизмга каршы тору чаралары турында.

Террорчылыкка һәм экстремаль хәлләргә каршы көрәш буенча инструкцияләр эшләнде. Куркынычсызлык паспорты 3 объектка төзелгән. Барлык мәчетләрдә тыелган әдәбият исемлеге бар. Дини бәйрәмнәр үткәрү алдыннан өстәмә инструкция үткәрелә. Сентябрь аенда «Ислам террорга каршы» айлыгы үткәрелде, район үзәк хастаханәсе коллективы алдында чыгыш ясалды. Даими рәвештә «Волжская Новь» район газетасында яңалыклар, мөселман бәйрәмнәре, район мөхтәсибе уздырган чаралар яктыртыла.

Проблемалар, эштәге җитешсезлекләр

  1. Югары Ослан үзәк хастаханәсендә, өлкәннәр һәм инвалидлар йортында хәләл туклану мәсьәләсе хәл ителмәгән.
  2. Ю.Ослан, К.Байрак, Т.Мәмәтхуҗа, Т.Макылы авылы мәчетләренә ремонт эшләре кирәк, кайбер мәхәлләләрдә коммуналь хезмәтләр өчен түләү өчен акча җитми.
  3. Җир,  мәчет биналарының теркәү документларын рәсмиләштерүне төгәлләү бурычы тора.   

Тулы мәгълүмат өчен Гали хәзрәт Җиһаншинга рәхмәтебезне белдерәбез, изге эшләрендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев