Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Без аларның батырлыгы белән горурланабыз

Бөек Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Вахит авыл китапханәсе тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларының өйләренә баруны оештырды.

Сугыш чоры хезмәтчәннәре, балалары белән өйләрендә очрашып, хәлләрен белү - патриотизм һәм гражданлык хисләре тәрбияләү; Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган, өлкән буын ветераннарына һәм кешеләренә рәхмәт хисләре тәрбияләү; илнең тарихи үткәне белән кызыксынуны үстерү ул. Сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре елдан-ел кими бара һәм без шуны истә тотарга тиеш: озак көтелгән җиңүне үз тормышлары бәрабәренә китергән кешеләр алдында без түләп бетергесез бурычлы.

Китапханәче тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш чоры балаларын Җиңү көне белән котлады, георгий тасмалары, котлау открыткалары һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Ветераннарга фидакарь хезмәтләре һәм тыныч күк астында яшәү хокукы өчен рәхмәт белдерәбез, нык сәламәтлек, озын гомер, рух күтәренкелеге телибез. Өлкән яшьтәге кеше өчен иң яхшы бүләк - игътибар һәм үзләренең кирәклеген тою. Без аларның батырлыгы белән горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев