Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Белемле җәяүлеләр

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Алефтина Саттарова һәм Елена Седова”Белемле җәяүлеләр” танып белү сәгате үткәрделәр.

Ул  юлларда балаларның игътибарлылыгын һәм иминлеген тәрбияләүгә, юл хәрәкәте кагыйдәләре өйрәнүгә юнәлтелгән.

Балаларны юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләренә өйрәтү, элеккечә, олыларның төп бурычларының берсе булып кала. Шуңа күрә балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында эшне көндә алып барырга кирәк. 

Чара коммуникатив күнекмәләрне, иҗади сәләтләрне үстерүгә, логиканы, фикерләвне үстерүгә юнәлтелгән иде. Балалар юл билгеләрен һәм юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар, эстафеталарда, викториналарда катнаштылар һәм табышмакларга җаваплар таптылар.

Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен артырдылар, уеннарда, көндәлек тормышта юл хәрәкәте кагыйдәләрен кулланырга өйрәнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев