Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Бакча Сарай халкы янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтә

Курган өлкәсендәге татар авылы – дистә йөз еллык тарихы булган, меңнән артык кеше яшәп яткан Эчкен авылын (хәзер Йолдыз дип йөртелә) ялкын бөтенләй диярлек йортларсыз калдырып, җирен кара корым итте. Янгынның корбаннары да бар.

8 май көнне Бакча-Сарай авылы мәдәният йорты мөдире Асия Файзулова гуманитар ярдәм күрсәтү өчен клубта "Ярдәм" пункты оештырылу турында хәбәр итте һәм авылдашларына мөрәҗәгать белән чыкты. 

Бакча-Сарай авылы халкы озак көттермичә, 9 май көнне көчләреннән килгәнчә янгында зыян күрүчеләргә ярдәм итеп балалар һәм зурлар өчен кием-салым , савыт-саба, шәхси гигиена әйберләре, азык-төлек тутырылган сумкалар китерделәр. Җыелган әйберләр шул ук көнне район үзәгендәге пунктка тапшырылды. 
Мәдәният йорты җитәкчесе, район Советы депутаты Асия Файзулова һәрбер ярдәм күрсәткән авылдашларына олы рәхмәтен белдерә. 

Шагыйрь Булат Ибраһим әлеге татар авылының фаҗигасе турында шигырь язган. 

Җир ананың үпкәләре яна, 
Үткәннәре яна, киләчәге. 
Көл астыннан гөлләр шытып чыкмас, 
Ишетелми янгын бетәчәге. 
Безнең аңны күптән төтен басты, 
Төтен яулый кала-шәһәрләрне. 
Һава җитмәс булыр инде тиздән, 
Тын кысылыр, буып яшәүләрне. 
Яңгыр телик, әйдә, бергәләшеп 
Яңгыр сорыйк, таләп итик яңгыр. 
Янгын чорнап алды илебезне, 
Бу дөньяда әле кеше бардыр? 
Бу дөньяда кеше исәндер бит? 
Җир ананың үпкәләре яна. 
Тамчылардан яңгыр булыйк, әйдә, 
Буыла бит газиз Җир-Ана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев