Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре елга нәтиҗә ясады
Гадәттә традиция буенча һәрбер тармак үз уңышларын бәяли, хаталар өстендә эшләп, анализ ясый һәм киләчәккә өстенлекләрне билгеләү өчен узып баручы елга нәтиҗәләр ясый.
Районда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 1,7 млрд. сум тәшкил итте, узган елга карата 118%. Быел бөртекле культуралар суктырганда 52 мең тонна ашлык җыелган. Район буенча бөртеклеләрнең уртача уңышы гектардан 27,1 центнер тәшкил итә. Югары күрсәткечләргә ирешү районның авыл хуҗалыгы җитештерүендәге барлык ресурсларны оста туплау нәтиҗәсендә мөмкин булды. Бу, беренче чиратта, хезмәт сөючәнлек, хезмәткәрләрнең еллар дәвамында тупланган тәҗрибәсе, заманча, югары җитештерүчән техника булуы, шулай ук урып-җыю кампаниясенең барлык этапларын төгәл оештыру.
Көнбагыш 11 мең тонна җыелган, уңдырышлылык - гектардан 20,3 центнер. Район буенча барлыгы 15 мең тонна азык берәмлеге әзерләнгән, бу бер баш эре терлеккә шартлыча 24 цн тәшкил итә.
Терлекчелек продукциясен җитештерүнең натураль күләменә килгәндә, алар түбәндәгечә: 15 мең тоннадан артык сөт савылган, 1200 тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән;
Аеруча «Таткрахмалпатока» АҖнең күрсәткечләре яхшы: 11 200 тонна продукция җитештерелеп, 556 млн. сумлык әзер продукция кулланучыларга озатылган.
Тотрыклы нәтиҗәләргә ирешүдә дәүләт ярдәме зур роль уйнады, ул бүгенге көнгә 75 млн. сум тәшкил итте .
Районыбыз җитәкчелеге авыл хуҗалыгы тармагы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренә аерым рәхмәтләрен белдерә. “Авыр шартларда эшләргә туры килсә дә, сез үз эшегезгә тугрылык үрнәге булып каласыз. Алда 2025 ел - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы. Бу чын-чынлап күренекле вакыйга. Безнең агросәнәгать комплексы, бернинди кыенлыкларга да карамастан, куелган бурычларны кабат үтәр дип ышанабыз. Яңа ел Сезгә бик күп күңелле ачышлар һәм яңа кызыклы сюрпризлар алып килсен, әйләнә-тирәгездә бары тик яхшы сыйфатлары һәм эшләре белән тормышыгызны күңелле хис-кичерешләр белән тутыручы күңелле, игелекле кешеләр генә булсын. Яңа ел котлы булсын!”, - ди җитәкчелек үзенең котлавында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев