Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Әниләр бәйрәменә багышланган чаралар башланды

Яңа Юл, Вахит һәм Бакча Сарай авыллары халкы һәм кунаклары өчен «Әниемнең жылы кочагы» дип аталган бәйрәм концертлары булып узды.

Концерт программасы белән "Иделкәй” халык төркеме һәм Алинә Сәлахова чыгыш ясады. Концерт моңлы җырлар һәм әниләр турында шигырьләр белән үрелеп барды.

“Иделкәй” төркеменең ир-егетләре Дилбәр Мәгъсумов, Сәлим Кадыйров, Әмир Сөләйманов үзләренең чыгышларын гүзәл затларга багышладылар.

Авыл халкы артистларның һәр номерын җылы каршы алды һәм аларны сәхнәдән көчле алкышлар белән озатты.

Очрашу азагында авыл халкы үзешчән халык иҗатында катнашучыларга үзләренең чыгышлары белән оештырган бәйрәмнәре һәм уңай кәефләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев