Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

8 сентябрь халыкара грамоталык көне

Дөньяда ел саен 8 сентябрьдә халыкара грамоталылык көне билгеләп үтелә. Беренче мәртәбә ул мәгариф министрларының 1965 елның сентябрендә Тегеранда үткән наданлыкны бетерү буенча Бөтендөнья конференциясе инициативасы белән 1966 елда уздырыла.

Бу көн аерым кеше өчен дә, тулаем җәмгыять өчен дә белем алуның һәм даими үсешнең мөһимлеген искә төшерә. Грамоталылык - кешенең үзенә күрә «йөзе», аның җенесенә, яшенә һәм вазифасына карамастан визит карточкасы. Белемле кешеләргә тормыш буйлап атлау җиңелрәк, алар алдында ишекләр ачыла, алар үзләренең потенциалын тормышка ашыра һәм сәләтләрен үстерә алалар. 

Халыкара грамоталылык көненә район үзәк китапханәсе «И туган тел, и матур тел!» күргәзмәсе әзерләде, анда китапханә фондыннан белемнәрне тулыландыру һәм тел культурасын арттыру өчен хезмәт итүче китаплар - сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр тәкъдим ителде.

Китапханәчеләр барлык теләүчеләрне күргәзмәгә килергә һәм белем багажын тулыландырырга чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев