26 апрель Габдулла Тукай туган көн
Печище авылы мәдәният йортында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Туган тел - безнең байлыгыбыз» исемле танып-белү сәгате булып узды.
Туган телне өйрәнгәндә, балаларда үз халкының мәдәниятенә, рухи кыйммәтләренә, туган якка мәхәббәт хисе, милли гореф-гадәтләргә хөрмәт туа.
Чара барышында балалар бөек шагыйрьнең биографиясен һәм әсәрләрен искә төшерделәр. Аның китапларының туган якның матурлыгын, изгелеген бәяләргә өйрәтүенә, шәфкатьле, гадел һәм кыю булырга өндәвенә игътибар иттеләр.
Балалар Тукай әсәрләрен кычкырып укыдылар. Тукай әкиятләре буенча викторина үткәрелде. Шулай ук игътибарга һәм фикерләүгә юнәлтелгән танып белү уеннары да үткәрелде: «Мәкаль җый», «Табышмакны чиш», «Күңелле сораулар», «Канатлы әйтемнәр», «Бер сүз белән әйт». Балаларның дөрес җаваплары аларның тирән белемен күрсәтте.
Чараны йомгаклап «Тукай Уральскида» фильмы һәм "Су анасы" инсценировкасы күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев