23 июнь Халык сәнгате һөнәрләре көне
2022 елда РФ Президенты В.В. Путин Россиядә Халык сәнгате һөнәрләре көнен билгеләү турында указга кул куйды. Ул июньнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә, 2024 елда бу 23 июнь көненә туры килә.
Һәр россиялегә безнең бәһасез мәдәни һәм рухи мирасыбызны истә тоту мөһим, чөнки Россия - гаять зур күпмилләтле ил, аның һәр халкы үзенең халык сәнгате, халык авыз иҗаты, гореф-гадәтләре белән бай.
Бу көнгә Үзәк район китапханәсендә “Игелекле кешеләргә сокланырлык” дип аталган мәгълүмати - тематик күргәзмә урнаштырылган. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән материал китапханә кулланучыларын буыннан буынга сакланып, тапшырыла торган сәнгать һөнәрләренең тарихы, яңарышы һәм үсеше белән таныштыра. Халык осталарының гаҗәеп эшләре безнең тормышыбызны, рухи дөньяны баета, үз халкы өчен горурлык хисе тудыра һәм аның тарихына һәм мәдәниятенә сүнмәс кызыксыну уята.
Күргәзмә халык сәнгате һөнәрләре белән кызыксынучыларга файдалы.
Район үзәк китапханәсе үзенә чакырып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев