Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

2022 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү даталары аталды

Рөстәм Миңнеханов быел мөселман бәйрәмнәрен уздыру турында Указга кул куйды.

"Ай календаре һәм тотрыклы традицияләр нигезендә Ураза гаете 2 майда узачак, ә Корбан бәйрәме 9 июльдә билгеләп үтеләчәк", - диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Билгеләп үтик, бу ике көн ял көннәре дип саналачак. Шул ук вакытта, элек бастырылган боерыклар нигезендә, ял көннәренә туры китереп, бу бәйрәм көннәре эш көннәренә күчерелми.

Исегезгә төшерәбез, Ураза гаете - ул сөенү бәйрәме. Ул ураза тәмамланганнан соң икенче көнне билгеләп үтелә. Ә алдагы көндә, мөселманнар, азык-төлек яки акча рәвешендә сәдака әзерлиләр һәм аларны ярлы һәм аз керемле халыкка тараталар.

Бу көнне, иртәнге догадан соң, мөселманнар үзләренең иң яхшы киемнәрен кияләр, бай өстәлләр әзерлиләр һәм кунакларны кабул итәләр, шулай ук үзләре дә якыннарына һәм туганнарына баралар.

Ураза гаетеннән соң 70 көн узгач, Корбан гаете бәйрәме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мусульманские праздники Ураза байрам Курбан байрам