Мәмәтхуҗалылар “Хәтер бакчасы” акциясенә кушылырга чакыра
Истәлекле дата - Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан бөтен ил буйлап яңадан «Хәтер бакчалары» утыртылачак.
Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының батырлыгына хөрмәт символына әверелгән бу масштаблы халыкара акция төрле яшьтәге кешеләрне һәм һөнәр ияләрен берләштерә.
Мәмәтхуҗа авыл җирлеге һәм мәдәният хезмәткәрләре бердәм булып әлеге экологик-патриотик акциягә кушылды.
"Хәтер бакчасы" - ул агач утырту гына түгел. Бу баш өстендә тыныч күк йөзе өчен үз гомерен биргән һәркемгә тере һәйкәл. Һәрбер агач - сугышта һәлак булган 27 миллион кешенең берсен искә алу символы.
Акциянең символы – геройлар хөрмәтенә Яшел һәйкәлләр барлыкка килү - шулай ук урман фондын саклау һәм торгызу бурычларын хәл итә һәм акциядә катнашучыларга табигатьне кислородка баетырга мөмкинлек бирә.
Катнашучылар Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылы үзәгендә урнашкан Советлар Союзы Герое Н.Ш.Зиннуров исемендәге паркка каеннар утырттылар.
“Бергәләп без хәтернең Яшел поясын булдырачакбыз, ул тынычлык һәм ирек өчен түләнгән бәя турында мәңге искә төшерәчәк. Сез дә тарихның бер өлеше булыгыз! Үз агачыгызны «Хәтер бакчасы»на утыртыгыз!” , - дигән мөрәҗәгать белән чыктылар Мәмәтхуҗалылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев