Балалар китапханәсендә интернетсыз көнне билгеләп үттеләр
Интернет кешеләр тормышынының аерылгысыз өлешенә әверелде. Балалар һәм яшүсмерләр интернетта күп вакытларын үткәрәләр, өйрәнәләр, аралашалар һәм онлайн–уеннар уйныйлар, кайчак интернетта аларны нинди куркынычлар көтә алуын сизми дә калалар. Ләкин глобаль челтәрдә куркынычсызлык барлык өлкәннәргә дә, балаларга да кагыла.
Халыкара Куркынычсыз интернет көне ел саен февральнең икенче сишәмбесендә билгеләп үтелә. Бу көнне балалар өчен «Цифрлы ликбез» куркынычсызлык дәресе үткәрелде.
Балаларга интернет - ул даими рәвештә гаҗәеп тизлек белән тулылана торган мәгълүмат базасы, ул интернет булган дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан һәркемгә ачык. Интернетта кызык һәм куркынычсыз булырга тиеш. Ләкин моның өчен берничә төп кагыйдәне белергә кирәк. Шулай ук укучылар кырыгалдарлар кулына ничек эләкмәскә, үзеңнең телефонны, ноутбук, компьютерны вируслардан һәм үз мәгълүматларыңны ничек сакларга, социаль челтәрләрнең һәм тулаем интернетның файдасы һәм зыяны турында белделәр. Әңгәмә барышында балалар табышмакларга җаваплар таптылар, «Комплимент әйт», «Кәеф», «Парлар» уеннары уйнадылар, күңелле ребуслар чишәргә өйрәнделәр һәм пазллар җыйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев