Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Хәзинәнең” яңа үрләре

Йошкар-Ола шәһәрендә урнашкан татар мәдәнияте үзәгендә 3 нче төбәкара “Милләт хәзинәләре” фестиваль –конкурсы узды.

Конкурсның максаты : иҗади төркемнәрне ачыклау, татар халкы фольклорын саклап калу һәм үстерү, милли традицияләргә , татар халкы мирасына мәхәббәт уяту. Чарада иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар катнаша. Бу конкурс соңгы елларда күп милләтлегә әйләнеп , Чувашстан, Мари Иле,Татарстан, Киров, Нижний Новгород өлкәләреннән конкурсантларны җәлеп итте.

Фольклор композициясе, вокал, бәет һәм мөнәҗәтләр башкару, халык музыкаль коралларында уйнау, парлы җырлау, татар, рус, мари, чуаш, удмурт телләрендә җырлаучы төркемнәр тамашачыларны һәм жюри әгзаларын  битараф калдырмадылар. Бар конкурсантлар да дәрәҗәле дипломнарга, истәлекле бүләкләргә ия булдылар.

Районыбыздан катнашкан төркемнәр арасында “Хәзинә” фольклор ансамбле дә бар иде. Алар барыр мөмкинчелек булмау сәбәпле барыбер үзләренең көчләрен сынап карау максатыннан ансамбль тарафыннан яратып башкарылган  “Аллаһыга  шөкер кылам” мөнәҗәтен онлайн форматта төшереп җибәрәләр. Аларны бу конкурста катнашырга тагын бер шатлыклы вакыйга да этәрә: ниһаять алар  спонсорлар ярдәме белән яңа сәхнә күлмәкләре тектерәләр. Мөнәҗәт белән бергә алар баянчылары Ильяс Гибадуллин башкаруында татар  халык җыры “Зөләйха” (бу җырны Фатыйх абый Хикматуллин бик яратып башкара иде) , татар халык көйләренә тезмәне дә юллыйлар.

    Жюри әгзалары “Хәзинә” фольклор ансамбле, баянчы Ильяс Гибадуллин чыгышын югары бәяләде. Ансамбль 1 нче дәрәҗә дипломга, җитәкчесе Нурисламова Фидания ханым Рәхмәт хатына, Ильяс Гибадуллин 3 нче дәрәҗә дипломга, истәлекле бүләкләргә  лаек булдылар. Шуларга өстәп алар “Беренче урын кубогын”да алып кайттылар.

      Жюри бәяләгән югары урыннар “Хәзинә” фольклор ансамбленә алдагы иҗади юлларында этәргеч булып тора. Ансамбль оешуга бер генә ел булуга карамастан аларга яңа үрләргә ирешүне теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодецлар. АЛГА ТАБА ДА УНЫШЛАР сезгэ. АЛЛАhЫ Тэгалэ ярдэменнэн, рэхмэтеннэн,, шэфэгэтеннэн ташламасын РАББЫМ узегезне.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодецлар.