Хәсән Туфанга 125 ел
Күренекле татар шагыйре, язучысы, халык эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Республика премиясе лауреаты Хәсән Туфанның тууына 125 ел тулу уңаеннан үзәк китапханәдә күргәзмә оештырылды.
Ул шагыйрьнең иҗатына Һәм катлаулы язмышына багышланган. Экспозиция китап укучыларны Габдулла Тукай һәм Һади Такташ шигъри традицияләрен дәвам иткән Хәсән Туфан тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштыра.
Туфанның иҗади поэзиясе татар әдәбиятында тулы бер этап булып тора, ул шәхес өчен туган телнең әһәмияте, дөньяга бөек кешеләр биргән татарларның бай мәдәни мирасы турында яза. Ул гаделсез рәвештә «халык дошманы» дип игълан ителүгә һәм сөргенне дә кертеп репрессияләргә дучар булуга карамастан, шагыйрь исән кала һәм туган иленә 1957 елда гына кайта ала.
Алтмышынчы-җитмешенче елларда да шагыйрь, үз иҗат принципларына тугры калып, югары гражданлык идеяләре белән сугарылган күпсанлы лирик, публицистик шигырьләрен, поэмалар һәм балладаларын, тематик шигырь циклларын иҗат итә. Шагыйрьнең бу еллар иҗатында шулай ук сатирик һәм юмористик шигырьләр дә зур урын били.
Хәсән Туфан, тормыш һәм иҗат юлында нинди генә каршылыкларга очрамасын, бервакытта да туган җиренә, халкына һәм поэзиягә булган тирән ышанычын югалтмый. Аның халык әдәбиятына нигезләнгән иҗаты, татар классик поэзиясенең традицияләрен алга таба үстереп һәм киңәйтеп, үзенә бер шигъри дөнья булып формалаша. Ул татар шигырен яңа эчтәлек, яңа ачышлар, яңа үрнәкләре белән баета.
Совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Хәсән Туфан ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1970, 1980) белән бүләкләнә, ә «Сайланма әсәрләр» (Казан, 1964) китабы өчен ул 1966 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Ул 1981 елның 10 июнендә Казанда вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.
Хәсән Туфан - 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев