Бүгенге көндә тормышларының иң яхшы елларын укытучы һөнәренә багышлаган һәм лаеклы ялда булган укытучыларга аерым рәхмәт сүзләре яңгырый.
Аларның дәресләре укучылар һәм яшь хезмәттәшләре хәтерендә саклана, тәҗрибәләре һәм белем тупланмасы аларга яшәү дәверендә булыша. Укытучы - балаларга белем һәм күнекмәләр бирүче, яхшылыкка һәм гаделлеккә, сизгерлеккә һәм игътибарлылыкка өйрәтүче кеше. Алар ярдәмендә мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап кергән кыюсыз беренче сыйныф укучысыннан төрле яклап үскән, фикерләүдән, хыялланудан һәм ачышлар ясаудан курыкмый торган тулы канлы шәхес үсеп чыга. Бу һөнәрдә очраклы кешеләр булмый. Балалар белән аларны чын-чынлап яраткан, үз эше белән мавыккан һәм үз артыннан алып бара белгән кешеләр генә эшли ала.
Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре авылның лаеклы ялда булган укытучыларын котладылар, аларга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләп, чәчәкләр тапшырдылар.
Тәрбияләнүчеләрегез белән юмарт бүлешкән җылылык һәм мәхәббәт озак еллар күңелләрегездә рәхмәт хисләре уятсын. Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, тынычлык һәм игелек телибез.
Нет комментариев