Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Ветеринарлар тилчә авыруының (ящур) куркыныч булуы турында искә төшерделәр

Тилчә - кешегә дә йога ала торган күп кенә төр хайваннарның куркыныч, вируслы авыруы.

Район ветеринария берләшмәсендә хайваннарның  вируслы авыруының куркынычы турында искә төшерделәр. Хайваннарда бизгәк, селәгәй агуы, тел һәм авыз куышлыгының, аякларның, сөт бизләренең эрозиядән зарарлануы, миозит, миокардит, яшь терлекләрнең беренче көннәрендә күпләп үлүе күзәтелә. Моннан тыш, хайваннардан тилчә  белән кеше дә зарарланырга мөмкин.  

"Вирус тышкы тирәлек факторлары йогынтысына чагыштырмача тотрыклы. Авыру  хайваннар бүлеп  чыгарган вирус 150 көнгә хәтле сакланырга мөмкин. Мөгезле эре терлек һәм дуңгызлар канында (ит түшкәләрен тиз туңдырганнан соң) вирус 40 көн актив булып кала. Хайваннарның йонында  һәм кешеләрнең киемнәрендә вирус 28-40 көн  саклана. Пар тояклы хайваннарның барлык төрләре дә тилчә  белән авырый. Мөгезле эре терлекләр, дуңгызлар, кәҗәләр, сарыклар һәм боланнар авыруга тиз арада бирешергә мөмкин", - дип билгеләп үттеләр ветеринария идарәсендә.

 Бу чир белән авыру хайваннардан, шул исәптән кыргый хайваннардан һәм терлекчелек продукцисе аркылы да зарарланырга мөмкин.

 Шулай ук ветеринарлар тилчәне профилактикалау чаралары буенча да киңәшләр бирделәр.

 Саклану чаралары:

  • ветеринария-санитария экспертизасы узган азык-төлек продуктларын гына сатып алырга;
  • авыл хуҗалыгы терлекләренең баш санын теркәү өчен дәүләт ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә;
  • авыл хуҗалыгы хайваннарының кыргый хайваннар белән элемтәгә керүенә юл куймаска;
  • хайван тоткан биналарны һәм инвентарьларны дезинфекцияләргә;
  • барлык төр хайваннарны талпанга каршы эшкәртүне башкарырга;
  •  хайванның кисәк үлеме очрагында кичекмәстән дәүләт ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев