Вахитта кисү такталарына рәсем ясарга өйрәнделәр
Агачка рәсем төшерү - гаҗәеп сәнгать, ул борынгы заманнардан ук билгеле.
Ул хәзерге вакытта да актуальлеген югалтмый. Борынгы заманнардан безнең бабаларыбыз агач өслекләргә төрле бизәкләр ясаганнар, чөнки агачтан ясалган бизәкләр кухня кирәк-яракларында да, торак биналарның интерьерларында да бик затлы күренә.
Вахит мәдәният йортында балалар өчен «Кисү такталарына рәсем ясау» дигән мастер-класс үткәрелде. Балалар агач детальләрне, интерьер предметларын һәм башка кызыклы әйберләрне бизәү өчен кулланыла торган декор вариантлары белән таныштылар. Үз куллары белән бизәкле бүләкләр — кисү такталары ясадылар, аларда зур чәчәкләр, кошлар, хайваннар, җиләкләр сурәтләнде.
Балалар үзләренең иҗатларыннан бик канәгать калдылар һәм дәресләрен яхшы кәефтә тәмамладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев