Урман әһәмиятле табигый ресурс булып тора, аның торышына планетаның экологик иминлеге турыдан-туры бәйле.
Урман массивларын саклау -җәмгыятьнең гомуми бурычы, ул шул исәптән агарту эшчәнлеге аша да хәл ителә. Халыкка мәгълүмат җиткерү, аңлату эшләре һәм хокук бозуларны булдырмау - табигатькә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруның мөһим инструментлары.
Район үзәк китапханәсе тарафыннан “Урманнарны саклап – илебезне саклыйбыз!” дигән экологик акция оештырылды. Чара барышында китапханәчеләр катнашучыларга урманның уртак байлык буларак әһәмиятен аңлаттылар һәм аны саклау эшендә һәр кемнең гамәлләренең роленә игътибарны юнәлттеләр.
Акциядә катнашучыларга "Урманны бергә саклыйк!" буклеты бирелде, анда урманнарны саклау, флора һәм фаунаны яклау, шулай ук табигый мохитне чиста тоту буенча киңәшләр бар.
Нет комментариев