Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Вахитта балаларга коррупция турында сөйләделәр

Анда 6-9 сыйныф укучылары катнашты.

Чараның максаты - үз гамәлләрең өчен җаваплылыкны үстерү, дәүләт законнарын үтәү зарурлыгын аңлау, шулай ук актив тормыш позициясен формалаштыру. Балалар «коррупция» төшенчәсе белән таныштылар. Икътисад һәм хокук сүзлегендә сүзнең билгеләмәсен табып укыдылар.

 Балаларга аңлаешлы булсын өчен танылган әсәрләр буенча сәхнә уеннары тәкъдим ителде. Беренче күренештә доктор Айболитның үз хезмәтләре өчен бер машина банан таләп итүен тикшерделәр. Балалар Айболит таләпләренең законсызлыгын билгеләделәр һәм бу хокук бозуны ришвәткә керттеләр. Ә «Теремкәй " әкияте мотивлары буенча күренештә аю теремда яшәгән өчен хайваннардан бал таләп иткән. Балалар аюны гаепләделәр һәм аның хокук бозучы буларак билгеләделәр.  Әкият мисалларында балалар коррупциянең куркыныч күренеш булуын аңладылар, бу төшенчәгә тискәре мөнәсәбәт үзләштерделәр.

«Коррупциягә юк диябез» видеоролигы балаларга тормышта бөтен нәрсәнең дә акча белән үлчәлмәвенә, һәрвакыт намуслы һәм тәртипле булып калуның мөһимрәк булуына тагын бер кат инанырга ярдәм итте. Үзләренең көрәш чараларын тәкъдим итеп, балалар хокук саклау органнарының хокук бозуларны бетерү буенча эшенең никадәр катлаулы булуын аңладылар. Чарага йомгак ясап, балалар шундый нәтиҗәгә килделәр: нәрсәгәдер каршы көрәштә һәрвакыт үзеңнән башларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев