Вахитта әбиләр сандыгының серен ачтылар
Вахит мәдәният йортында «Әбиемнең серле сандыгы» дип аталган фольклор сәгате үткәрелде.
Авыл китапханәсе белән берлектә оештырылган чара барышында татар крестьян көнкүреше тарихы белән танышу булды.
"Яшь йөрәкләр" клуб әгъзаләре әбиләрнең сандыгына күз салдылар, анда татарларның кием-салымнары, бизәнү әйберләре, сөлгеләре һәм көнкүреш әйберләре саклана. Һәрбер әйбер кеше кулының җылысын, останың энергетикасын, ниндидер серен саклый. Чарага җыелучыларда әби-бабаларыбыз кулланган әйберләр тарихы зур кызыксыну уятты.
Әлеге чарага багышлап китапханәче Сания Сәлимуллина "Халкыбызның күңел бизәкләре" дигән китаплар күргәзмәсен тәкъдим итте һәм китапларга күзәтү ясады. Анда катнашучылар Вахит мәдәният йорты мөдире Гөлназ Фәттахованың милли бизәкләр, милли кием элементлары, аларның ничек ясалуы турында мавыктыргыч хикәясен игътибар белән тыңладылар.
Бәйгедә катнашучыларда кулъяулык, камзул, калфак, сөлгеләр бизәкләре соклану числәре тудырды. Фольклор сәгате һәркемгә татар халкының үткәненә күз салырга һәм бүгенгесе белән бәйләүче җепләр табарга ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев