Вахит авылында МХО батырларын данлыйлар
Вахит авыл китапханәсендә «МХО геройларының батырлыклары» дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Чара бер нинди кыенлыкларга бирешмәүчеләргә, рухи яктан көчле, нацизмны җиңү өчен һәм бөтен дөньяда тынычлык өчен үз гомерләрен бирергә әзер булучыларга багышланган иде.
Китапханәче Сания Сәлимуллина чарага килүчеләрне МХО зонасындагы соңгы яңалыклар белән таныштырды. Илебез чикләрен саклаучы авылдашларны искә төшерделәр. Шулай ук сугышчыларыбызның батырлыгы, тыныч халыкны яклау буенча хәрби бурычны үтәү теләге турында сөйләде. Аларның батырлыклары турында сөйләргә, искә алырга һәм хөрмәт итәргә тиешлекне билгеләп үтте.
Очрашу азагында МХОда һәлак булганнарның һәм үз дәүләтенә, Россия халкына тугрылыкның югары идеалларына хезмәт итү үрнәген күрсәткән батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев