Вахит авылында фольклор көне үтте
17 июльдә Россиядә Бердәм фольклор көне - халкыбызның бай мәдәни мирасына багышланган бәйрәм билгеләп үтелде.
Фольклор - ул әкиятләр, җырлар һәм йолалар җыелмасы гына түгел, ул һәр этносның үзендә ата-баба зирәклеген саклаган һәм буыннан-буынга күчә торган җаны һәм тарихы. Бердәм фольклор көне - ул бәйрәм генә түгел, ә фольклор мирасын саклауга, үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән мөһим акция дә.
Вахит авыл китапханәчесе Сания Сәлимуллина, мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә, Бердәм фольклор көненә багышланган «Балалар фольклоры иле» дигән әдәби-танып белү сәяхәте үткәрде. Китапханәче балаларга фольклор иленә гаҗәеп сәяхәт ясарга тәкъдим итте. Чарада катнашучылар рус, татар халкының җыр традицияләре, риваятьләре белән таныштылар. Табышмакларны чишүдә, халык зирәклеге язылган тиз-тиз әйтемнәр һәм мәкальләр әйтүдә катнаштылар. Әбиләребезнең җыр традицияләрен дәвам итеп, кичәдә катнашучылар рус, татар халык җырларын, такмаклар башкардылар. Бөтен чара матур музыка һәм лирик җырлар белән тулы булды.
Чарага шулай ук «Китап битләрендә фольклор» китап күргәзмәсен әзерләнде. «Мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар», «Әкиятләр», “Риваятьләр” китаплары халык авыз иҗаты белән таныштырды. Туган якны өйрәнү басмалары: «Татар йолалары», « Татар халык җырлары», «Татар халык әкиятләре», «Татар мәкальләре һәм әйтемнәре» туган якның фольклорын ача, анда халыкның гаилә, дуслык, мәхәббәт, кунакчыллык, бәхет һәм кайгы, батырлык һәм Ватанга мәхәббәт турындагы күзаллаулары чагыла.
Бәйрәм чәй эчү белән тәмамланды, чөнки Рәсәйдә яшәүче барлык халыкларның чәй эчү иң яраткан гореф-гадәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев