Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Вахит авылында “Без бергә көчле» чарасы узды

2024 елның 30 сентябрендә Донецк Халык Республикасы халкы тарихи вакыйганың - Россия Федерациясе составына кайтуның ике еллыгын билгеләп үтәчәк.

Республиканың барлык халкы өчен бу вакыйга аларның тормышында хәлиткеч борылыш булды. Донбасс һәм Россия яңадан кушылдылар һәм инде – мәңгегә.

Вахит мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә Россиягә кушылу көне уңаеннан патриотик чара үткәрелде. 

Катнашучыларга әлеге вакыйганың республикалар һәм өлкәләр территорияләрендә яшәүче төрле халыклар арасындагы тарихи теләктәшлеккә нигезләнүе турында сөйләделәр. Ул бик күп кешеләрнең тавыш бирү нәтиҗәсе һәм аларның үзләренең сәяси статусын мөстәкыйль билгеләргә, шулай ук үзләренең икътисадый, социаль һәм мәдәни өлкәләрне ирекле үстерергә аерылгысыз хокук чагылышы булып тора. Гөлназ Фәттахова Донбасс һәм Новороссиянең Россия белән кушылуының әһәмияте турында сөйләде.

Катнашучылар бердәмлек, аңлашу һәм дуслык атмосферасына төшенеп кенә калмыйча, әлеге теманың мәдәни мирасы һәм тарихи әһәмияте турында да күп яңалыклар белә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев