Үзәк хастаханә табиблары авыруларны авылларда кабул итә
Югары Ослан районы үзәк хастаханәсе мобиль бригада табиблары шимбә көнне Октябрьский бистәсендә эшләде.
Авыруларны невролог, эндокринолог, ЛОР һәм терапевт кабул итте. Авыл халкы белгечләргә кабул итүгә алдан язылып куйган.
Районыбызның авылларында табибларның мондый шимбә кабул итүләре зур булмаган торак пунктларда яшәүчеләргә район үзәгенә бармыйча чиратсыз медицина ярдәме алу мөмкинлеге бирә. Бу пенсионерлар өчен аеруча уңай һәм актуаль. Табибларның районның башка торак пунктларына чыгу да алдагы көн планнарына кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев