Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

«Туган җир» тапшыруын карагач уйлануларым

Туган җир, туган авыл һәркемгә газиз һәм кадерле. Әти-әниләребезнең, әби- бабаларыбызның ачы тире тамган Йолдыз авылы инде күптән без яшәгән нигезләрне саклап ятимләнеп калган.

Әле ярый үткәннәр кайтавазын, авылыбызның тарихын, үткәнен сакларга тырышып йөрүче авылдашларыбыз бар. Без кая гына яшәсәк тә, бу изге хәтирәләр Йолдызыбыз белән тоташа. Авылымның тын урамнары, тап- тар тыкрыклары, арба тәгәрмәче ярып узган канаулары, чакыр- чокырлары, офыкларга тоташкан иксез- чиксез иген кырларын кемнәр генә сагынмый икән. Йолдызымның энҗедәй мөлдерәп аккан саф сулы чишмәләре, зәңгәр биеклектә сайраган җырчы тургайлары, моң өләшүче сандугачлары бар да якын. Йөрәкнең һәр тибеше туган авылым белән аерылгысыз.

Ни кызганыч, кемнәрнеңдер авыл язмышына кул селтәп, салкын караулары нәтиҗәсендә авылыбыз таркалды, яшәешен туктатты. Авылыбызда гөрләп мәктәп, медпункт, клуб, кибет, тегермән, тимерче, терлекчелек фермалары эшләп торганда, кинәт кенә барысын да юкка чыгару, авыл халкына эш булмау сәбәпле төрле якларга китеп урнашырга мәҗбүр булдылар. Ярый әле күңелләрендә изгелек өлгесе сакланган олы йөрәкле авылдашларыбыз, авылыбызның киләчәген кайгыртып яшиләр. Аларның тырышлыклары белән, төрле җаваплы оешмаларга мөрәҗәгать итеп күп кенә эшләр башкаралар. Беребез дә бу җиргә мәңгелеккә килмәгән.

Авылыбызның зираты ташландык хәлдә иде. Йолдызыбыздан  киткән авылдашларыбыз белән элемтә урнаштырып, ярдәм өчен акча җыеп, 2- 3 ел дәвамында зур көч һәм тырышлык куеп ниһаять зиратның әйләнә- тирәсе тотып алынды. Зират эчләре чистартылды.

Күпме акча җыелган, кая тотылган, зур төгәллек белән исәп- хисап алып барып, бернинди шикләнүләргә дә урын калдырмыйча көчен куйган изге күнелле Мөршидә апага да барлык авылдашлар исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Тынгысыз авылдашларыбыз әле дә тик ятмый. Юл, су, яктырткыч проблемаларын хәл итүдә ярдәм сорап төрле оешмаларга үтенеч белән мөрәҗәгать итәләр алар.

Авылым халкына үзләренең күңел җылыларын бүлеп, аларнын үткәннәре эзсез калмасын дип туган авылыбызнын киләчәген кайгыртып яшәүче олы йөрәкле, зур хөрмәткә лаек авыдашларыбыз - башлап йөрүчеләр: Тәлгат белән Илгизгә һәм дә булышучыларга, барысы өчен дә бик зур рәхмәт, Сезгә! Авыл халкын сөендергән кебек, үзегезне дә саулыкка туйган якты киләчәк көтсен. Барлык авылдашларыбыз исеменнән сезнең чал чәчле башыгыз, күпне күргән олы йөрәгегез алдында баш иябез, зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Бакыйлыкка күчкән авылдашларыбызның да рухларын шатландырып олы хөрмәт күрсәттегез. Барысы өчен дә тирән рәхмәтебезне кабул итегез. Килер буыннар да сезне онытмас. Чөнки - ,,ХӘТЕР ЯШӘГӘНДӘ ГЕНӘ БЕЗ ИСӘН" 

Әлфия Хәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев