Түбән Ослан балалары икмәкне данладылар
«Икмәк булса, бар да була» - ди халык мәкале, бу дөньяда иң популяр ризыкларның берсе, мөгаен, аннан башка бер көн дә узмый.
Икмәк һәрвакыт тормыш, иминлек һәм муллык символы булды. Шуңа күрә икмәкнең үз бәйрәме - Бөтендөнья икмәк көне булуы гаҗәп түгел, ул 16 октябрьдә билгеләп үтелде.
Түбән Ослан балалар бакчасы төркемендә әлеге бәйрәмгә багышланган дәрес булып узды. "Икмәк - безнең байлыгыбыз!" дигән әңгәмә барышында балалар икмәкнең тарихы белән таныштылар, икмәкнең кайдан алынуын, төрле һөнәр ияләренең аны безнең өстәлләргә китерер өчен ничек күп хезмәт куюын белделәр. Кечкенә генә башактан хуш исле икмәк, булкилар әзерләнгәнен белделәр. Икмәк турындагы әкиятләрне искә төшерделәр, ни өчен икмәк кеше тормышында шундый мөһим урынны алып торганын аңладылар.
Дәрес ахырында балалар үзләре өчен икмәкне ни өчен Җир могҗизасы дип атыйлар һәм кеше тормышында ул нинди урын алып тора дигән нәтиҗәләр ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев